Җәй эчендә дөнья могҗизалары турында белерсең (6+)

миниатюра
13ф библиоглобус

11 июнь көнне, 13 нче санлы китапханәнең яшь дуслары, «Дөньяның җиде могҗизасы»н күрер өчен, гаҗәеп видеокруизга кузгалды, пирамидаларның кем өчен төзелүе, Семирамиданың искиткеч бакчалары, Зевс сыны, Эфестагы Артемида сарае, Мавсол мавзолее, Колосс Родосский сыны һәм Александрия маягы, шулай ук аларның танылган авторлары, һәрберсенең тоткан урыны турында белде. Балалар тәкъдим ителгән презентация ярдәмендә дөньяның һәр могҗизасын үз күзләре белән күрде.  

Шуннан соң кызыксынучан укучыларыбыз ике командага бүленде һәм «Дөньяның сигезенче могҗизасы һәм башкалар», «Россиянең дөньяви могҗизалары» бәйгеләрендә ярышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: